Вторник, 19.03.2024, 13:21Главная | Регистрация | Вход

Меню сайта

Форма входа

Поиск

Наш опрос

Нашли ли вы то что искали?
Всего ответов: 72

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Погода

Материалы из музея
Главная » Файлы » Так служат Никифаровцы

В категории материалов: 3
Показано материалов: 1-3

Сортировать по: Дате · Названию · Рейтингу · Комментариям · Загрузкам · Просмотрам

Абдуллин Булат Уралович

Так служат Никифаровцы | Просмотров: 3334 | Загрузок: 0 | Добавил: selonikifar | Дата: 24.04.2010 | Комментарии (0)

Гарипов Данис Рафисович

Так служат Никифаровцы | Просмотров: 905 | Загрузок: 0 | Добавил: selonikifar | Дата: 24.04.2010 | Комментарии (0)



Армия сафларында хезмәт иткән чор һәр ир-егет өчен үз авырлыклары белән генә истә калмый, ә аларның характерының чыныгу чоры булып, аларга үзләрен Туган илнең ышанычлы яклаучылары итеп тоярга булышлык итә.
Никифар авылында яшәүче Рәмил һәм Гөлшат Мөхыйтовлар күптән түгел уллары Фәнис хезмәт иткән хәрби бүлек командирыннан рәхмәт хаты алганнар.
Анда шундый юллар бар: "93915 хәрби бүлек җитәкчелеге Фәнис кебек ул тәрбияләгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт белдерә. Хәрби хезмәтен үткән чорда ул үзен гел яхшы яктан гына күрсәтте. Хәрби бурычларын җиренә җиткереп үти, тырыш, тыңлаучан. Үзенең һөнәри күнекмәләрен үстерү өстендә күп эшли, коллективта иптәшләре арасында абруй казанды. Күп кенә мактау сүзләренә лаек булды.”
Фәнис мәктәптә укыганда да тырыш, басынкы булды. Аеруча спортны яратты.
Мәктәп һәм район буенча үткәрелгән ярышларда катнашып, призлы урыннар яулады.
Бәләкәйдән, шофер булып эшләүче әтисе янында к үп утырып йөрегәнгәдер бәлки, техниканы яратып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Бәләбәйдәге һөнәрчелек училищесында укып, тракторчы- машинист, бульдозерчы- экскаваторчы һөнәрләренә ия булып чыга. "Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз...”- дип, исәпли ул шуннан һәм эретеп- ябыштыручылар курсында да укый.
Армия сафларына алынганчы ул колхозда, ашлык җыю чорында комбайнда эшли, гаиләсенә күп кенә ярдәм күрсәтеп китергә өлгерә.
Бүген Фәнис Дагестан Республикасы Буйнакск шәһәрендә хезмәт итә. Һәр көн саен телефоннан шалтыратып, әти- әнисе, туганнарының хәлен белешеп тора. Сирәк кенә язган хатларының берсендә ул, 9 нчы сыйныфта укыган туганы Дениска шундый юллар язган: "Әти- әнине тыңла, аларга ярдәм ит! Туган авылның, әти- әни кадерен чит җирләргә киткәч кенә беләсең икән...”- дигән.
Язга Фәниснең хәрби хезмәт срогы тула. Ә әлегә, көннәрне санап һәм сагынып, туган авылында аны туганнары, якыннары, дуслары көтә...

Так служат Никифаровцы | Просмотров: 1074 | Загрузок: 0 | Добавил: selonikifar | Дата: 25.03.2010 | Комментарии (0)

Село Никифарово, Альшеевский район, РБ© 2024 | Сделать бесплатный сайт с uCoz