Пятница, 19.04.2024, 04:53 | Главная | Регистрация | Вход |
Календарь« Апрель 2008 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Дневник
Главная » 2008 » Апрель » 2 » Стих "Гасыр" Гимадрисламова Зуфара - жителя с. Никифарово
20:45 Стих "Гасыр" Гимадрисламова Зуфара - жителя с. Никифарово |
Гасыр, егерменче гасыр, Мизгел генә тарих эчендә Күпме кайгы- сагыш, күпме хәсрәт Шул мизгелдә халкым кичерде Санап китсәң 17 нче елдан Күпме җимерек дөнья ятып калды. Ятим калды үксез балалар, Аннан имансызлар килде түрә булып Сыкрап җиргә ауды мәчетләр Күн бишмәттә билгә наган тагып, Хуҗа булып йөрде бәдбәхетләр. Халкым әзрәк иркен тын алуга Килде немец безгә ут бөркеп Күпме кайгы хәсрәт алып килде Таптап җирне, танк үкертеп. Халкым бердәм басты иле сагына, Күкрәк белән утка ташланды. Сөлек кебек ирләр ятып калды, Тагын сыкрау елаш башланды. Тораташтай булып дошманына Каршы төште тагын иръегет, Җиңеп чыкты халкым бу сынауны Яшәмәде һичтә тез бөгеп. Һаманда бар халкым йөрәгендә Шул сугыштан калган яралар. Чәчкә тотып улы кәберенә Һаман бара әле аналар. Ничек басылсын ди ул кайгылар, Һаман - һаман торгач яңарып, Бер мәгънәсез Афган сугышында, Күпме гомер калды югалып? Тау- таш арасында бер сәбәпсез, Күпме бала калды егылып? Аналарның йөрәгенә тагып Күпме кайгы килде ургылып? Кемгә кирәк булды Чечен җире Кемгә кирәк чечен сугышы?
|
Просмотров: 1788 |
Добавил: selonikifar
| Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 3 | |
3
Ruslan
(22.11.2012 19:59)
0
Матур шигыр. Тагын шигерляре бар микян анын?
|
2
Ляйсан
(22.02.2012 21:00)
0
бик хисле шигырь!!!
|
1
Roza
(24.02.2010 08:47)
0
Афарин, Зуфар!
|
|
|
|
|
| |